+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 декабрь 2019, 07:15

“Роспотребнадзор” этләр аша тапшырыла торган үлем куркынычы турында искәртә

Русиянең берничә төбәгендә этләрнең өчтән береннән артыгы эхинококкоз белән зарарланган. Әлеге авыру кеше өчен үлем куркынычы тудыра ала. Бу хакта “Роспотребнадзор” хәбәр итә.

Русиянең берничә төбәгендә этләрнең өчтән береннән артыгы эхинококкоз белән зарарланган. Әлеге авыру кеше өчен үлем куркынычы тудыра ала. Бу хакта “Роспотребнадзор” хәбәр итә.

Эхинококкозга йортсыз этләр генә түгел, йорт хайваннары да дучар була. Авыру таралу буенча иң имин булмаган төбәкләргә Төньяк Кавказ, Урал, Иркутск өлкәсе һәм Ерак Көнчыгыш керә.
Эхинококкоз вакытында бавырда, үпкәләрдә һәм башка органнарда паразитлар личинкалары булган кистоз ясалмалар барлыкка килә. Авыру киң таралыш ала, төрле органнар зарарлана һәм озак вакытка эшкә яраксызлык, инвалидлык һәм хәтта үлем очракларына китерергә мөмкин.

Кешенең авыруы хайваннар: этләр, авыл хуҗалыгы хайваннары белән контакттан барлыкка килә. Балалар еш авырый, чөнки алар олылырга караганда күбрәк этләр белән уйный һәм еш кына шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәми.

Авыруны булдырмас өчен, хайваннар белән элемтәдән соң, кулларны яхшылап юарга кирәк. Шулай ук этләрнең сәламәтлеген дә күзәтергә, вакцинация үткәрергә кирәк. Моннан тыш, эттән кешенең битен ялатырга, фатирдагы диванга һәм урын-җиргә яткырырга ярамый.

Исегезгә төшерәбез, шәригать мөселманнарга фатирда эт асрауны рөхсәт итми. Ислам диненең әлеге күренешне тыюы очраклы хәл түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: “Әгәр дә эт савыт-сабага кагылса, аны җиде мәртәбә юарга кирәк, бер мәртәбә исә ком белән юу мәҗбүри”. Эт өйнең чисталыгына зур зыян сала. Димәк, намаз әһле булган мөселманның өендә эт яши алмый.
Читайте нас