+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 декабрь 2019, 09:00

Кырмыскалы дәваханәсенең хирургия корпусы яңартылды

Кырмыскалы үзәк дәваханәсендә капиталь ремонттан соң хирургия бүлеге һәм операция блогы ачылды.

Кырмыскалы үзәк дәваханәсендә капиталь ремонттан соң хирургия бүлеге һәм операция блогы ачылды.

Бүлектә су белән тәэмин итү системасы һәм канализация тулысынча яңартылган, яңа сантехника урнаштырылган, электр системасы һәм җиһазлары алыштырылган. Тәрәзә һәм ишек блоклары да заманчага алыштырылган, идәннәр хәзер янгын хәвефсезлегенә туры килә. Санитар шартларга туры килсен һәм пациентларга уңайлырак булсын өчен биналар өлешчә үзгәртелгән.

Бу көннәрдә республика балалар клиник дәваханәсенең хирургия корпусында ремонт тәмамлана. Баш табиб Рөстәм Әхмәтшин әйтүенчә, яңартылган корпус 2020 ел башында ачылачак. Корпус 47 ел элек төзелгән булган һәм бик искергән. Хәзер палаталарда бәдрәф һәм раковина бар. Корпус 230 урынга тәгаенләнгән. Ремонттан соң биредә 2-4 урынлы уңайлы палаталар булачак.
Читайте нас