Балалар һәм үсмерләр җәен генә түгел, кышын да аякларына кроссовкилар киеп йөрергә ярата. Мода шундый, янәсе. Ә менә андыйлар арасында аяк имгәнүләренең кискен артуын табиблар нәкъ менә шуңардан күрә.
Балалар кыш көне кроссовкиларда йөргәнгә күрә, ешрак егыла һәм аяк сөякләрен сындыра. Травмотологлар әти-әниләрне балаларына аяк киеме сайлаганда игътибарлы булырга чакыра.
«Безнең проблема – мода. Күрегез әле, яшьләребез нәрсә киеп йөри. Алар кроссовкиларда. Ә бу аяк киеменең табаны нигездә тотрыксыз һәм бик тайгак. Очсызлары бөтенләй силикон табанлы. Үсмерләр кыш җитсә, тубык сөяге, умрау сөяге, кулбашлары сыну белән мөрәҗәгать итә. Барысы да кроссовкиларда йөгерә һәм таеп егыла», – дип белдерә балалар травматологлары.
Сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклеген балаларыбызга гел әйтеп торыйк!