Яңа ел киче - сый-нигъмәт тулы табыннар ул. Менә шул сый артык булып китеп, арытаба бәйрәм көннәрендә авырып ятмас өчен табибларның файдалы киңәшләренә колак салыйк.
Яңа ел кичендә ашказанын саклау кирәк. Бәйрәм көнне артыгын ашап ташламас өчен алдан ук үзегезне "программалаштырып" куегыз. Кайберәүләр бәйрәм алдыннан, азрак булса да бушанып алам, дип, ач тора. Бу – бик зур хата. Озак ашамый торып ашаганда ашказанына икеләтә зыян килә. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан тамагыгыз тук булсын.
Кунакта хуҗалар кыстаган саен, “яхшы түгел” дип, тәлинкәгә салган барлык ризыкны ашап бармагыз. Хуҗабикә, кунакларым ач кайтып китмәсен, дип тырыша. Аны да аңлап була. Әмма сез дә, үз чиратыгызда, итагатьле итеп кенә “юк, рәхмәт” дип әйтергә курыкмагыз.
Мөмкинлек булса, кечкенә тәлинкәдән ашарга тырышыгыз. Анда салынган ризык бик күп кебек тоелса да, чынлыкта сез аз күләмдә ашаячаксыз.
Ризык янында артык озак утырылды, дип, басып яисә ятып торырга да киңәш ителми. Үзегезгә берәр шөгыль табасызмы, биисезме, якыннарыгыз белән аралашып, йә булмаса телевизор карап ял итеп аласызмы – мөһим түгел. Иң мөһиме – өстәл яныннан вакытында китә белергә кирәк.
Торт, бисквитлардан баш тартыгыз. Төнгә каршы баллы ризык ашау – организм өчен зур сынау.
Бәйрәм көнне дә гадәттәгечә 1,5–2 литр су эчәргә онытмагыз. Ризыкны аз-азлап, билгеле бер вакыт аралыгында ашау хәерле.
Бәйрәм көннәрендә артык авырлык җыймас өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.
Беренчедән, үз-үзегезгә: “Бәйрәмнән соң диетага утырам”, – дип вәгъдә итмәгез. Шул хакта уйлап, бәйрәм кичендә артыгын ашап ташлавыгыз бар. Икенчедән, ач карынга исерткеч эчемлек эчүдән сакланыгыз. Хәмер, калорияләргә бай булуыннан тыш, аппетитны ача, организмнан су чыгуны да тоткарлый. Алкоголь тәэсирендә аңы томаланган кеше күпме ашаганын да белештерми.
Ашыкмыйча ашауны да гадәткә кертегез. Баш миендә туклык хисе тусын өчен 20 минут вакыт кирәк. Шуңа күрә ризыкны яхшылап чәйнәп, ашыкмыйча гына ашарга кирәк.
Артык калорияләрне юкка чыгару ысулларын да эзләгез. Кыш көне моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Чана, чаңгы, тимераякта шуасызмы, җәяү йөрисезме - барысы да яхшы. Хәрәкәттә - бәрәкәт дигәнне онытмагыз!
Яңа ел бәйрәме күңелле, исән-имин үтсен, дуслар!