+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 гыйнвар 2020, 07:32

Грипптан саклана һәм дәвалана белегез!

Гыйнвар – грипп һәм ОРВИ авырулары көчәйгән чор. Аларга каршы торыр өчен авырудан саклану һәм дәва­лану чаралары, билге­ләре һәм катлаулылыклары белән таныштырабыз.

Яки вирус һөҗүм иткән чорда ничек авырмаска?
Гыйнвар – грипп һәм ОРВИ авырулары көчәйгән чор. Аларга каршы торыр өчен авырудан саклану һәм дәва­лану чаралары, билге­ләре һәм катлаулылыклары белән таныштырабыз.
Грипп – һәркем йоктырырга мөмкин кискен йогышлы авыру. Аны кешенең борынына һәм тамагына эләккән вирус китереп чыгара. Ютәлләүче, төчкерүче авыру кеше инфекция чыганагы булып тора. Аеруча беренче 3-4 көндә авыручыда чирне башкаларга йоктыру хәвефе көчле. Гриппның инкубацион вакыты берничә сәгатьтән 3-4 тәүлеккә кадәр күзәтелергә мөмкин.
Авыру кискен башлана. Өшү, калтырау, кискен баш авырту (аеруча маңгай һәм чигәләр), югары температура, куллар-аяклар, сөякләр, күзләр авырту, утка туры карап булмау күзәтелә. Көчле интоксикациядә баш әйләнү, һуштан язу, аппетит булмау, укшыту, косу, борыннан кан килү булырга мөмкин. Беренче тәүлектә тамакның кибүе, әрнеп торуы, борын тыгылу хас. Икенче-өченче көннәргә коры ютәл, күкрәктә авырту тойгысы, бераз томау башлана.
Авырсагыз:
* Башкаларга йоктырмас һәм өзлекмәс өчен өйдә калыгыз, тышка чыкмагыз.
* Авыруны аягөсте үткәрмәгез, ятыгыз.
* Үзегезне гаиләнең башка әгъзаларыннан мөмкин кадәр изоляцияләгез.
* Авыруның беренче билгеләрен сизү белән табиб чакыртыгыз.
* Бер генә тапкыр кулланыла торган кулъяулыкларыгыз булсын. Куллангач, аларны шунда ук ташлагыз.
* Күп итеп витаминлы эчемлекләр эчегез.
* Табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, хәтта инде терелеп барган кебек тоелса да.
Гаиләдә кемдер чирләсә:
* Аны башкалардан аерып урнаштырырга кирәк.
* Авыруны караучы бер генә кеше булса яхшы. Ул йөкле хатын-кыз булмасын.
* Барлык гаилә әгъзалары битлек кию, кулларны еш юып тору кебек гигиена чараларын төгәл үтәргә тиеш.
* Авыруга бер метрдан да якынрак килмәгез.
* Чирле кеше өчен аерым савыт-саба тотыгыз.
* Авыруга игътибарлы булырга, хәле кискенләшкән чакта табиб чакырырга әзер торырга кирәк.
Грипптан өзлегүләр авыручыларның 10-15 процентында күзәтелә, гадәттә, алар хәвеф төркемендәге кешеләр: 65 яшьне үткән өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, иммунитеты түбән, бронхиаль астма һәм үпкә, йөрәк, нерв, эндокрин системасында хроник авырулары булган, метаболик синдромлы, бавыр һәм бөерләре начар пациентлар.
Авыру кеше югары температурадан, ютәлдән интегергә, зарланучан булырга мөмкин, бу аның гомере өчен хәвеф белән янамый. Ә менә түбәндәге билгеләр сагайтырга тиеш.
Балаларда:
* Еш яки авырлык белән тын алу.
* Тиренең соры, яки зәңгәрсуга әйләнүе.
* Сыекча эчүдән баш тарту.
* Көчле һәм туктамыйча косу.
* Уянырга теләмәү, яки активлык бетү.
* Баланың кулга алуга кискен карышуы.
* Грипп билгеләренең беразга кимүе, ә соңрак көчле температура һәм көчәйгән ютәл белән кире килеп чыгуы.
Өлкәннәрдә:
* Авыр тын алу, һава җитмәү.
* Күкрәк һәм эч турысында авырту.
* Кинәт баш әйләнә башлау.
* Зиһен буталу.
* Көчле һәм туктамыйча косу.
* Грипп симптомнарының кимегән кебек тоелуы, соңрак көчле температура һәм көчәйгән ютәл белән янә башлануы.
* Әлеге билгеләр күзәтелгән кешегә кичекмәстән медицина ярдәме кирәк!
Профилактика мөһим
Авырудан өч профилактика чарасы бар: вакцина ярдәмендә (махсус профилактика), химиопрофилактика (табиб кушкан вируска каршы чаралар) һәм шәхси, җәмгыять гигиена чараларын үтәү (махсус булмаган профилактика). Соңгысына түбәндәгеләр керә:
* Авырулар белән бәйләнештә булмаска тырышырга.
* Аларга якын килгән очракта битлек кияргә.
* Кулларны сабын, антибактериаль чаралар белән юарга.
* Төчкергәндә һәм ютәлләгәндә авыз-борынны капларга.
* Кеше күп җыела торган урыннарда булмаска.
* Бина эчен еш җилләтеп торырга.
* Юылмаган куллар белән күзләргә, борынга, авызга тимәскә.
* Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга: тиешенчә йокларга, саф һавада булырга, дөрес тукланырга.
Вакциналау үзенчәлекләре:
Прививканы грипп сезоны башланганчы ясатырга кирәк. Иммунлаштыру ел саен сентябрь-ноябрь айларында үткәрелә. Вакцинадан соң да чирләп китү хәвефе бар, ләкин авыру җиңел формада үтәчәк. Вакцинага грипп вирусының соңгы арада еш күзәтелгән төп өч штаммы керә.
Кызганычка каршы, вирус гел үзгәреп тора, яңа штаммнар күзәтелә, бу хәл эпидемиягә китерә. Вакцина ярдәмендә вирусның билгеле штаммнарына иммунитет ел дәвамында саклана.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас