Бүген заман афәте булган яман шештән яше-карты күпләп кырыла. Шул ук вакытта табиблар бу үлемечле чирне иртә стадиядә ачыклаганда, дөрес дәваланганда, аякка басарга була дип ышандыра. Тик менә бу куркыныч авыруның кайчан башланганын күпләр белми кала шул. Ә кайберәүләр үзендә яман шеш барлыкка килүдән даими куркып яши. Организмыңда бу чир тамырланмыймы - моны берничә төп билге буенча әйтеп була, ди белгечләр. Шуларны санап үтик әле. Юкка хафаланучылар да тынычланыр бу билгеләр белән танышкач.
1.Шулай итеп, Сезне озак еллар дәвамында баш авыртулар яки арка сызлаулар борчый икән, болар яман шеш билгеләре түгел! Яман шеш булса, озак еллар яши алмаган булыр идегез. Тик табибка барып тикшерелү кирәк! Тиешле дәва алу бу сызланулардан коткарыр. Өйдә куркып ятудан, алга китеш булмасы көн кебек ачык.
2.Кинәт кенә күтәрелгән температура һич кенә дә яман шеш хакында хәбәр салмый. Сездә берәр төрле вируслы инфекция булуы мөмкин.
3.Тәндә барлыкка килгән, баскалаганда авырткан тыгыз төер дә яман шеш дигәнне аңлатмый. Табиблар әйтүенчә, 99,99% очракта мондый төерләр рак булмый. Яман шеш кул белән баскалаганда авыртмый.
Хатын-кызларның күкрәкләре авыртып торуы да яман шеш килеп чыгуын аңлатмый.
4. Эч катулардан куркучылар бихисап. Тик туклануны дөрес көйләгәндә, физик күнегүләр белән даими шөгыльләнгәндә, күп очракта әлеге проблема уңай хәл ителә. Ә менә эч катуларны кан катыш эч китүләр алыштырганда, хафаланырга урын бар.
Сүзне йомгаклап шуны әйтик, сәламәтлегегез буенча нәрсә дә булса борчый икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк.
Тагын бер игътибарга алырлык хәбәр: моңа кадәр артык авырлык яман шешкә туры юл дисәләр, хәзер табиблар бу сүзне әйтми, чөнки күптән түгел Австралия галимнәре үткәргән тикшерүләр моның киресен исбатлаган.