Табиблар көн саен банан ашарга киңәш итә. Ни өчен? Моның 13 сәбәбе бар икән.
Банан витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бай: тимер, магний, марганец, бакыр, кальций, калий, натрий, селен, В төркеме витаминнары, А, С, Е, К витаминнары, бета-каротин һәм башкалар.
Бананда зарарлы холестерин юк. Бу җимеш йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта, кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерә, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта, үзәк көюдән котылырга ярдәм итә.
Бананда файдалы клетчатка күп. Аз калорияле җимеш, 100 граммында бары тик 89 ккал.
Йокысызлыкны җиңәргә ярдәм итә. Йокларга 1-1,5 сәгать кала банан ашап кую файдалы.
Тормыш тонусын күтәрергә ярдәм итә. Эштә нидер ашап куясы килгәндә иң яхшысы – банан.
Депрессиядән, күңел төшенкелегеннән саклый.
Мускул массасын үстерергә теләүчеләр өчен файдалы. Ир-егетләрнең потенциясен яхшырта.