+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар 2020, 17:30

"Бу тәҗрибәне барысына да өйрәнергә кирәк"

Баш табиб Айдар Хәмәтов төбәк Башлыгына, бүгенге көндә дәваханәдә хирург һәм табиб-анестезиолог кына җитми, ә калган белгечләр 100 процентка тупланган, дип сөйләде.

Баш табиб Айдар Хәмәтов төбәк Башлыгына, бүгенге көндә дәваханәдә хирург һәм табиб-анестезиолог кына җитми, ә калган белгечләр 100 процентка тупланган, дип сөйләде.

- Мөгаен, бу - сәламәтлек саклау системасында барлык кадрлар мәсьәләләре хәл ителгән беренче район һәм дәваханә барлык кирәкле белгечләр белән тәэмин ителгән, - диде Радий Хәбиров.

Урындагы халыкны диспансерлаштыру бер зур кабинетта диярлек уза, анда барлык кирәкле табиблар урнашкан. Табиблар пациентларны аерым бүлмәләрдә кабул итә, шуңа күрә монда чират юк. Радий Хәбиров моның кызыклы тәҗрибә булуын әйтте һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга әлеге тәҗрибәне өйрәнергә кушты.

Башкортстан Башлыгы табибларга - намуслы эшләре өчен, ә хакимияткә районга медицина кадрларын җәлеп итү буенча планлы эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, тиздән республикада табиблар өчен категориялелек системасы гамәлгә кертелә башлаячак: табиблар беренче, икенче һәм өченче категорияле булачак.

- Сез даими рәвештә укырга, һөнәри осталыгыгызны камилләштерергә, заманча тенденцияләрдән калышмас өчен яңа медицина технологияләре артыннан өлгерергә тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас