+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар 2020, 09:00

Табибны кыйнаган пациент 44 мең сум компенсация түләгән

Августта Уфаның бер стоматология поликлиникасында табибны кыйнаган пациент каза күрүчедән гафу үтенгән һәм 44 мең сум компенсация түләгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Августта Уфаның бер стоматология поликлиникасында табибны кыйнаган пациент каза күрүчедән гафу үтенгән һәм 44 мең сум компенсация түләгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Август уртасында агрессив пациент поликлиникага килә һәм үзен чиратсыз кабул итүне таләп итә. Аңа талон алырга тәкъдим иткән регистраторларга ямьсез сүзләр яудыра башлый һәм стоматолог кабинетына кереп китә. Табиб аңа чыгарга кушкач, хулиган хирургның чигәсенә суга. Табиб, һушын югалтып, креслодагы пациентка өстенә егыла.
Медицина тикшерүе табибның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килүен раслагач, җинаять эше кузгатыла. Республика Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы юристлары бу эшне барлык этапларында алып бара һәм судта табибка акчалата компенсация түләтүгә ирешелә.

Табиб сәламәтлегенә зыян китерүче 44 мең сум компенсация түли һәм поликлиниканың барлык коллективы алдында гафу үтенә. Гафу үтенүен язган хатын ул матбугат чараларына да юллый.
Медицина хезмәткәре мондый проблемалар белән үзе генә калырга тиеш түгел, ул профсоюз ярдәменә исәп тота ала, дип билгели юрист Илья Дмитриев.
Читайте нас