+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 гыйнвар 2020, 13:35

“Кешеләргә саннар түгел, сыйфатлы медицина ярдәме кирәк!”

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасында сәламәтлек саклау өлкәсенә зур урын бирелде. Ил Башлыгы Русиядә гомер озынлыгының 73 яшьне узуын билгеләде һәм моның 2000 ел белән чагыштырганда сигез елга күбрәк булуын әйтте. Моның илдәге социаль, икътисади үзгәрешләр, спорт үсеше, сәламәт тормыш рәвеше кыйммәтләрен алга кую нәтиҗәсе булуын билгеләде.

Русиядә яңа туган балалар үлеме күрсәткече тарихи минимумга җиткән. Кайбер Европа илләренә караганда, бездә бу күрсәткеч яхшырак. Сәламәтлек саклау өлкәсендә максат куеп эшләгәндә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булуын билгеләде дәүләт башлыгы. Шул ук вакытта, ул кешене саннар һәм күрсәткечләр түгел, ә үз сәламәтлеге, тормыш сыйфаты һәм вакытында каршылыкларсыз сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге кызыксындыруын аңлавын билгеләде.
Владимир Путин быел тулы күләмдә фельдшер-акушерлык пунктларын җәелдерү эше тәмамланырга, белгечләрнең урында кешеләргә сыйфатлы ярдәм күрсәтә алу мөмкинлеге булырга тишелеген ассызыклады.

1 июльдән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү системасы эшли башланачак. Илнең барлык төбәкләрендә поликлиникалар, район дәваханәләре, ашыгыч ярдәм станцияләре ремонтланачак, яңа техника белән җиһазландырылачак. Бу максатларны тормышка ашыруга өстәмә 550 миллиард сум бүленгән, 90 проценттан артыгы федераль бюджеттан.

Ил Башлыгы Федерация субъектларына резервлар табып, табибларның һәм фельдшерларның торак проблемаларын хәл итү белән ныклап шөгыльләнергә кушты. Аеруча авылларда, поселокларда, бәләкәй шәһәрләрдә барлык механизмнарны кулланырга кирәклеген әйтте.

Читайте нас