Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрларны җәлеп итүнең мөһим мәсьәлә булуын билгеләде. 2024 елга аның барлык дәрәҗәләренең дә белгечләр белән тәэмин ителгән булырга тиешлеген ассызыклады.
Ил башлыгы яңа уку елында медицина вузларына кабул итү кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим итте. Дәвалау эше белгечлеге буенча – 70 процент, педиатрия буенча 75 процент бюджет урыны максатлы булачак.
Дефицит юнәлешләр буенча ординатурада укуны да максатлыга күчерергә тәкъдим итте ил башлыгы. Өстенлек авыл җирендә эшләгән табибларга биреләчәк.
Быелдан сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт хакы түләүнең яңа системасы булдырылачак. Анда компенсацион һәм дәртләндерүче түләүләр дә каралган.
Агымдагы елда ташламалар белән яисә бушлай дару препаратлары алучыларның бердәм регистры эшли башлаячак. Даруларның сыйфат контроле дә көчәйтеләчәк.