Белгечләр белдерүенчә, бу төр тиз ачыклана һәм дәвалана да.
Онкологик авырулар төрләре арасында дәвалауга җиңел бирелә торганы бөер яман шеше булып чыккан. Аны ачыклау да, дәвалау да тизрәк икән. Еш кына ул каны дүртенче төркем кешеләргә яный.
Бу хакта “Жить здорово!” телетапшыруын алып баручы, медицина фәннәре докторы Елена Малышева белдерә. Аның хезмәттәшләре Герман Гандельман, Дмитрий Шубин һәм Андрей Продеус та үз фикерләрен әйткән.
Алып баручылар Дания һәм Швеция белгечләре үткәргән тикшеренүләр турында фикер алыша. Анда кан төркеме белән яман шеш төрләренең бәйлелеге турында әйтелә. Мәсәлән, беренче төркемдәге кешеләр юан эчәкнең яман шеше белән авырырга мөмкин. Нәселдә авыручылар булган очракта, аларга 40 яшьтән колоноскопия ясатырга кирәк.
Каны икенче төркемгә караучы кешеләрнең ашказанында яман шеше булу куркынычы бар. Авыруны вакытында ачыклау өчен гастроскопия ясату бик мөһим. Беренче тапкыр Малышева бу уңайдан табибка 45 яшьтә мөрәҗәгать итәргә, ә аннары ике-өч еллык интервал белән процедураны кабатларга киңәш итә.