+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 гыйнвар 2020, 16:05

Ашыгыч ярдәм хезмәте – игътибар үзәгендә

Бүген республика Хөкүмәтендә үткән “Сәламәтлек сәгате”ндә 2019 елдагы ашыгыч ярдәм хезмәтенә нәтиҗә ясалды. Кичекмәс чакыруларга вакытында килеп җитүләрнең 98 процент тәшкил итүен белдерде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Бүген республика Хөкүмәтендә үткән “Сәламәтлек сәгате”ндә 2019 елдагы ашыгыч ярдәм хезмәтенә нәтиҗә ясалды. Кичекмәс чакыруларга вакытында килеп җитүләрнең 98 процент тәшкил итүен белдерде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче урта медицина персоналының уртача хезмәт хакы үткән елда 43,1 мең сум тәшкил иткән. Кече медперсоналныкы – 33,9 мең сум. Максим Забелин белдерүенчә, ашыгыч ярдәм табибларының уртача эш хакы 2019 елда 74,9 мең сумны үтеп киткән.
Әлеге вакытта республикада ашыгыч ярдәм хезмәтенең 59 станциясе һәм бүлеге бар. Уфада һәм Стәрлетамакта 74 һәм 23, тәүлек әйләнәсенә ярдәм күрсәтүче берәр бригада эшли. Башкортстанның 57 район һәм шәһәрләрендә дежур бригадалардагы белгечләр саны төрле.
Соңгы арада санитар автотранспорт сизелерлек яңартылган. 2019 елда ашыгыч ярдәм хезмәте 61 яңа автомобиль алган.
- Мине берничә тема борчый. Беренчесе – ашыгыч ярдәм хезмәтенә табибларны һәм фельдшерларны җәлеп итү. Шуннан: минем җаваплылык зонасында – техника, иң беренче чиратта, ашыгыч ярдәм автомобильләре белән ярдәм күрсәтү. Өченчедән – экстремаль шартларда табибларга эшләү уңайлы булсын өчен барлык структуралар белән ярдәм күрсәтүне оештыру. Һәм иң мөһиме – вакытында барып җитү. Моны контрольдә тотуны сорыйм, -- диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Читайте нас