Быел төбәк бюджетыннан 60 яшьне үткән пациентларның бот сөяге сынуын дәвалауга 60 миллион сум бүләргә планлаштырыла, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы. Бу мәсьәлә бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Сәламәтлек сәгате”ндә тикшерелгән.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, кирәкле җиһазлар сатып алуга – 50,2 миллион, укытуга 800 мең, программа продуктына 9 миллион сум таләп ителә.
Әле республикада бу мәсьәлә буенча медицина ярдәме алуга чиратта 500дән артык кеше (күпчелеге - өлкән яшьтәгеләр) тора. Өстәмә 60 миллион сум чиратны кыскарту гына түгел, өстәмә компетенцияләр дә булдырачак.
Бүген мондый операцияләр Уфада, Күмертауда, Мәсәгутьтә ясала. Өстәмә бүленгән акчалар аларны Туймазыда, Белоретта да ясарга, Күмертаудагы технологик мөмкинлекләрне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.