Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” форматында чираттагы киңәшмә үткәрде. Ул ашыгыч медицина ярдәме, офтальмология һәм травматология хезмәте үсешенә, сәламәтлек саклау системасына кадрлар әзерләүгә багышланды.
“Сәламәтлек сәгате” башында Радий Хәбиров Республика кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаевага “Русиянең мактаулы доноры” билгесен тапшырды. 2004 елдан алып, ул 55 тапкырдан артык кан тапшырган – 26 литрдан күп.
Кардиоүзәк җитәкчесе корпоратив донорлыкны актив оештыручы да. Медицина учреждениесенең 80гә якын хезмәткәре -- кан доноры.
Киңәшмәдә республика Башлыгы Бөтенрусия конкурсында 2нче урын яулаган 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсенең шәфкать туташы Ирина Тюсенкованы, Яңа ел бәйрәмнәрендә каты җәрәхәтләнгән йөкле хатын-кызны һәм аның баласын коткарган 3нче бала тудыру йорты һәм 8нче шәһәр дәваханәсе табибларын дәүләт бүләкләренә тәкъдим итәргә кушты.