+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 гыйнвар 2020, 16:10

Табибларга кемнең кулы күтәрелә?

Кеше сәламәтлеге сагында торучыларны дөньядагы иң изге һәм шәфкатьле һөнәр ияләре, дисәк, килешмәүчеләр булмастыр. Шуңа карамастан, үзләренә ярдәм күрсәтүчеләргә кул күтәрүчеләр дә табыла икән.

Кеше сәламәтлеге сагында торучыларны дөньядагы иң изге һәм шәфкатьле һөнәр ияләре, дисәк, килешмәүчеләр булмастыр. Шуңа карамастан, үзләренә ярдәм күрсәтүчеләргә кул күтәрүчеләр дә табыла икән.
Бүгенге “Сәламәтлек сәгате”ндә тармак министры Максим Забелин үткән елда ашыгыч ярдәм табибларына 5 һөҗүм итү очрагы теркәлгәнлеген белдерде, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Табибларга һәм фельдшерларга биш һөҗүмнең дүртесе ашыгыч ярдәм машинасында булган. Алынган җәрәхәтләр арасында кабырга сыну, башка, күкрәк читлегенә, кул сөякләренә зыян килү очраклары бар.
Бер очракта хәтта медицина хезмәткәренең күз алмасына җәрәхәт ясалган. Пациент чакыруга килгән табибка һөҗүм иткән.
Өч очракта җинаять эше кузгатылган, икесе судка тапшырылган.
Читайте нас