+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 гыйнвар 2020, 12:57

Бозылган теш... йөрәкне бетерә

Ап-ак, тезелеп торган тешләр матурлык билгесе генә түгел, сәламәтлек нигезе дә икән. Авызында бозылган тешләре булган кешегә йөрәк авырулары яный.

Ап-ак, тезелеп торган тешләр матурлык билгесе генә түгел, сәламәтлек нигезе дә икән. Авызында бозылган тешләре булган кешегә йөрәк авырулары яный.

Тешләрнең йөрәк белән бәйләнеше зур, ди табиблар. Тешнең озак сызлавы йөрәк белән проблемаларга китерә, кан басымын күтәрә.

Тешләрен югалткан кешеләрнең йөрәк-кан тамырлары авыруларына бирешү куркынычы зур. Берьюлы 5-6 тешне алдыру бу хәвефне тагын да арттыра. Яхшылап чәйнәлмәгән ризык ашказанына "суга".

Черек тештәге стрептококк һәм стафилококк кан аша организмга тарала, ревматизмга китерә.
Фото: stihi.ru сайтыннан
Читайте нас