Бүген Башкортстанга Чечен Республикасының сәламәтлек саклау министры Эльхан Сөләйманов җитәкчелегендә унбиш кешелек делегация килде. Аның составында министр урынбасарлары, республиканың эре медицина оешмалары җитәкчеләре бар.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында ике республика арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Килешү гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүдә, сәламәтлек саклауны үстерүдә, медицина учреждениеләренең эшчәнлеген оештыруда һәм оптимальләштерүдә тәҗрибә уртаклашуны, медицина учреждениеләре, уку йортлары арасында туры бәйләнеш булдыруны, медицина технологияләре өлкәсендә яңа казанышларны кертүне күз уңында тота, – диде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Килешүне тормышка ашыру максатында уртак семинарлар, фәнни-гамәли конференцияләр, күргәзмәләр, киңәшмәләр оештырылачак.
Чечен Республикасы делегациясе берничә төркемгә бүленеп эшләде. Табиблар Башкортстанның төрле юнәлештәге медицина учреждениеләренең эшчәнлеге белән танышты. Эльхан Сөләйманов җитәкчелегендәге бер төркем табилар Республика клиник онкология диспансерында булып, оперцияләр ясау барышын карады, дәвалау ысуллары белән танышты, безнең табибларның тәҗрибә уртаклашуын тыңлады.
Үзем өчен күп нәтиҗәләр эшләдем. Сездә эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуы сокландыра. Киләчәктә бәйләнешләрне үстерү яклымын, – диде Эльхан Сөләйманов. Чечня делегациясе Башкортстанда ике көн булачак.