+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 гыйнвар 2020, 06:10

Тромб өзелүдән үләсең килмәсә...

20 гыйнварда 26 яшьлек Русия актрисасы тромб өзелү нәтиҗәсендә вафат булды. Бу чир яшьләргә дә куркыныч яныймыни?

20 гыйнварда 26 яшьлек Русия актрисасы тромб өзелү нәтиҗәсендә вафат булды. Бу чир яшьләргә дә куркыныч яныймыни?

Табиблар билгеләвенчә, еш кына кызларда тромбның сәбәбе - веналарның варикоз киңәюе, ә яшь ир-егетләрдә - "мерцательная аритмия" диагнозы. Бу хакта һәм профилактика чаралары турында кардиолог, академик Юрий Беленков сөйли.
Кардиолог иртә яшьтә тромб хасыйл булуның башка сәбәпләрен канның генетик авырулары белән бәйли.

Хатын-кызлар аяк һәм бот периферик кан тамырларында өзелгән тромблардан вафат була. Алар бигрәк тә озак кына кысылып торуга дучар булучан. Тик еш кына яшь хатын-кызлар тромбоэмболиядән түгел, ә баш мие аневризмасы өзелү аркасында үлә.

Профилактика сыйфатында табиб тикшеренү узарга киңәш итә. Әгәр аяклар шешенә һәм анда веналар бүрткән икән, иң яхшысы - буыннарга ультратавыш тикшеренүе үткәрү. Ул тромб булу-булмауны күрсәтәчәк.

Яшь кызларга табиб, әгәр туганнарында веналарның варикоз киңәюе очраса, йөклелек һәм бала табу алдыннан тикшеренү үтәргә киңәш итә.
Фото: Газета.ру
Читайте нас