-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 гыйнвар 2020, 17:05

Уфа аэропортында Кытайдан кайтучы самолетлар тикшерелә

Кытай Халык Республикасында үлемгә китерүче коронавирус таралу сәбәпле, Уфа аэропортында санитар-карантин контроле көчәйтелгән, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Кытай Халык Республикасында үлемгә китерүче коронавирус таралу сәбәпле, Уфа аэропортында санитар-карантин контроле көчәйтелгән, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
– Барлык халыкара рейслар Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Кытайдан килеп төшүче самолет бортларында җентеклерәк тикшерү оештырылган. Пассажирларның үзләрен ничек хис итүе хакында сорашыла, тән температурасы үлчәнә. Үзләрен начар хис иткән пассажирлар медпунктка озатыла. Авыр хәлдәгеләр ашыгыч ярдәм машинасында дәваханәгә җибәрелә, – дип аңлата Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат секретаре Анастасия Кучимова.
Үткән ел Уфага югары температуралы 18 пассажир кайткан. Алар арасында бер хатын-кыз аллергиядән итеккән, калганнарында ОРВИ һәм эчәк инфекциясе күзәтелгән.
“Калина-Тур” туристик агентлыгы директоры Татьяна Рихтер әйтүенчә, инфекция хакындагы хәбәрләргә карамастан, кешеләр каядыр барудан баш тартмый. Кытайга киткәннәр дә имин йөреп кайткан.
Кытайда яңа типтагы коронавирус белән зарарланучы кешеләр саны 570тән үтеп киткән.
Читайте нас: