Бу бару белән барса...
Кытай хакимиятләре коронавирус эпидемиясе фонында Хубэй провинциясендә Хуанган шәһәрен ябарга карар иткән. Торак пунктта 7,5 миллион кеше яши. Тиешле белдерүне шәһәр хакимияте сайтында бастырганнар.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, 23 гыйнвардан Хуанганга чыгу һәм керү туктатылачак.
— Шәһәр автобуслары, ерак араларга йөрүче автомобильләрдә пассажирлар ташу вакытлыча туктатылачак, чыгу юнәлешендә тимер юл элемтәсе туктатыла. Халык шәһәрдән китәргә тиеш түгел, - дип хәбәр ителә гаризада.
Бу Кытайда ябылган икенче шәһәр. Элегрәк Ухань шәһәрен керү һәм чыгу өчен япканнар иде.