Һәрхәлдә зыянлы ризыклар куллану һәм тәмәке тарту гына түгел.
Германия галимнәре яман шеш үсешенә китерә торган кайбер факторларны атады. Экспертлар фикеренчә, онкология авыруларының сәбәбе сәламәт булмаган ризыкка тартылу яки тәмәке тарту гына түгел. Бу хакта "Focus" басмасы хәбәр итә.
Хәвефлек зонасына самолетта иллюминатор янында урын сайлаучылар эләккән. Авиалайнерларның пыялалары 47 процентка кадәр ультрашәмәхә нурларын үткәрә икән, бу исә тиренең вакытыннан алда картаюына китерергә мөмкин. Яман шеш үсешенә ачык тәрәзәле автомобильдә йөрү гадәте дә тәэсир итә: янган газлар сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.
Галимнәр онкологияне касса чекларындагы агулы кара китереп чыгара ала, дигән фикердә. Шулай ук, контрацептлар кулланудан баш тарту һәм гаджетларга бәйле булу да куркыныч белән яный. Смартфоннар экраннарындагы яктылык организмны мелатониннан мәхрүм итә.