+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 гыйнвар 2020, 18:05

Радий Хәбиров: "Уфа медиклары һәр районда булачак"

Уфа медиклары агымдагы елда республика халкын кабул итү өчен районнарга баруын дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Уфа медиклары агымдагы елда республика халкын кабул итү өчен районнарга баруын дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
"Узган елның ноябреннән республика медицина үзәкләренең табиблары республика шәһәрләренә, тар белгечләрнең әлегә тулы комплектлы булмаган урыннарда пациентлар белән консультацияләр уздыру өчен чыгу практикасын гамәлгә ашыра башлады. Бүген табиблар Сибайда эшли, аннары чиратта - Салават.
Табиб бригадалары составында Республика клиник дәваханәсенең иң яхшы табиблары, БДМУ клиникалары, кардиоүзәк, Уфаның 13, 18, 21нче дәваханәләре, Ашыгыч ярдәм дәваханәсе, Күз авырулары фәнни-тикшеренү институты бар. Инициативаны шулай ук "Ана һәм бала" шәхси клиникасы да хуплады.
Мондый сәфәрләр үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Ике ай ярым эчендә табиб десантлары 10 шәһәрдә булды, 2685 пациентны кабул итте, шуларның 110ы стационар дәвалануга юнәлтелгән, 571е - тикшерү өчен. Чиратта тагын 9 шәһәр, аларда тар профильле табиблар март ахырына кадәр булачак.
Шулай итеп, без мохтаҗ кешеләргә югары квалификацияле медицина ярдәмен якынайтабыз. Сәламәтлек саклау министры белән бу практиканы алга таба да дәвам итәргә килештек. Өстәвенә, 2020 елның апреленнән октябренә кадәр планлаштырылган киләсе цикл шәһәрләрне генә түгел, республикабыз районнарын да колачлаячак.
Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык!", - дип язган социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.
Читайте нас