“Инцидент-менеджмент” системасына килгән мөрәҗәгатьләр арасында да нәкъ шушы темага багышланганнары зур урынны алып тора.
Республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская белдерүенчә, 2019 елның 1-16 гыйнварында “Инцидент-менеджмент” системасына сәламәтлек саклау темасы буенча 206 шикаять килсә, 2020 елның шушы чорында инде 94 кенә булган. Шикаятьләрнең шактый кимүе сәламәтлек саклау темасы буенча үткәрелүче чаралар, бердәм эшнең уңай нәтиҗәсе турында сөйли.
Бер генә мисал. Бакалыда яшәүче Василий Чернов элек урамга өч атнага бер тапкыр чыкса, күтәрткеч пәйда булгач, һәр көнне ихатада саф һава сулый. Ул 2013 елда һәлакәткә тарыган һәм могҗиза белән генә исән калган. Табиблар егетне үлемнән коткарган, тик менә аягына бастыра алмаган.Василий әти-әнисе белән Бакалыдагы Утин урамында яши. Ике катлы йортта лифт юк. Коляскада гына утыручы үзаллы рәвештә баскычтан төшә алмый. Урамга чыгу өчен аңа күршеләреннән ярдәм сорарга туры килә. Алты ел дәвамында ул төрле инстанцияләр буенча йөри: пандус куюны сорый, тик формаль җаваплар гына ала. Өйдә утырудан тәмам туеп, инвалид социаль челтәрләргә мөрәҗәгать язган.
“Мин хакимият башлыгының социаль челтәрдәге битенә күтәрткечкә (подъемник) мохтаҗмын дип мөрәҗәгать яздым һәм ул шунда ук моңа игътибар итте. Менә быел миңа аны бүләк иттеләр. Мондый бүләк өчен хакимиятебезгә бик рәхмәтлемен, хәзер урамга ешрак чыга башладым”, — диде Василий Чернов “БСТ” каналына.
Республика Башлыгы Хакимияте каршындагы халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча эшче төркем хезмәткәре Ләйсән Хәйретдинова белдерүенчә, августта “Инцидент” системасы аша Бакалы авылында яшәүчедән мөрәҗәгать килгән, ул икенче катка чылбырлы-баскычлы комплекс куюны сораган. Шул исәптән, “Инцидент” системасы ярдәмендә дә бу проблема хәл ителгән.
Хәзер икенче каттан төшү өчен Василийга механизмга керергә һәм колясканы җайланмага беркетергә генә кирәк. Иң мөһиме — үзен эләктерергә онытмау. Күтәрткеч аккумуляторларда эшли, алар 8 сәгатькә җитә. Ул Василийны баскычтан күтәрә һәм төшерә. Озатып баручыга исә күтәрткечне тотып торырга һәм аның белән идарә итәргә генә кирәк.
Әйе, республика халкы арасында зур популярлык яулаган “Инцидент-менеджмент” системасы, сәламәтлек саклауга кагылышлы темаларны да күпләп терки. Халыкны барыннан да бигрәк медицина учреждениеләренең җитмәве һәм аларның саны кимү, тар белгечләрнең җитешмәве, дәваханәләрнең матди яктан тиешенчә җиһазландырылмавы борчый. Күпләр дәвалану алу турында үтенечләрен белдерә. Ә күптән түгел Благовещен халкы, бала тудыру йорты ябылу сәбәпле, аларга бала табарга урын булмаячак, дип куркып калган.
Халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча эшче төркем хезмәткәре Гөлназ Кәлимуллина белдерүенчә, Благовещен халкы бала тудыру йортын япмауны сорап мөрәҗәгать иткән. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бала тудыру йортларының кыскаруы районнарда бала тудыручылар саны кимүгә бәйле, ә бу табибларның квалификациясе кимүгә китерә. Благовещенга килгәндә, анда ашыгыч бала табу өчен бер койка-урын булдырылган, планлы йөкле хатын-кызларны Уфага юллыйлар.
“Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән темалар Башкортстан Башлыгы үткәргән “Сәламәтлек сәгате”нә фикер алышу өчен чыгарыла. Ягъни, әлеге программа республикада бу юнәлештә эшләрнең чынлыкта ничек торуын белергә ярдәм итә.
Сәламәтлек саклау темасы әле бер ел элек кенә республикада яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгатьләр саны буенча беренче урыннарны биләп торды. Хәзер, “Инцидент-менеджмент” системасы күрсәткәнчә, ул 6нчы урынга төшкән.