+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 гыйнвар 2020, 15:50

Мәктәпләр карантинга ябыла башлады

Республикада ОРВИ белән авыручы балалар арта.

Республикада ОРВИ белән авыручы балалар арта.

Башкортстанның Салават районында, ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле, ике мәктәп карантинга ябылды.

Малаяз район үзәк дәваханәсенә сылтама белән, “На земле Салавата” гәзите хәбәр итүенчә, Мөрсәлим мәктәбендә дүшәмбе көнне 135 башлангыч сыйныф укучысының 34е дәрескә килмәгән, Нәсибаш мәктәбендә исә 51 укучының 27се булмаган.

Әлеге белем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр, ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле, 3 февральгә кадәр туктатылган.
Фото: M.severpost.ru
Читайте нас