Республикада бер атна эчендә 20916 кеше авырган.
20 гыйнвардан 26сына кадәр республикада авыручылар саны 4,3 процентка арткан. Уфада "ОРВИ" диагнозы 6700 кешегә куелган. Бу хакта "Роспотребнадзор" хәбәр итә.
Республика буенча авырулар санының күрсәткече эпидемия чигеннән 3,5 процентка түбәнрәк. Башкалада үсеш өлкәннәр арасында 8 процент тәшкил иткән. Авыручыларның 68 проценты - 17 яшькә кадәрге балалар.
"Роспотребнадзор" кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартырга, битлекләрдән файдаланырга, урамнан кергәч, кулларны һәм борынны яхшылап юарга киңәш итә. Шулай ук фатирны даими җилләтү һәм C витамины булган ризыклар ашау, табиб киңәше буенча иммунитетны ныгыту өчен препаратлар куллану мөһим.