14 яшьлек кыз урамнан барганда аңын югалткан.
Бу хәл Мәскәү өлкәсендә булган. РЕН-ТВ телеканалы хәбәр иткәнчә, шаһитлар кызның урамда китеп барганда аңын югалтып егылуын белдерә.
Алар шундук ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Табиблар кызны дәваханәгә алып киткән, әмма аның гомерен саклап кала алмаган. Ул дәваханәдә үлгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз йөрәк чиреннән интеккән булган.