Хәзергә бу мифны раслап та, кире кагып та булмый.
Коронавирусның ярканаттан килеп чыгуы турында киңкүләм мәгълүмат чараларында еш сөйлиләр. Өстәвенә, яшь кыз ярканат ашы ашап утырган видеоны да куялар. Тик бу видео Кытайда түгел, ә икенче илдә берничә ел элек төшерелгән булган.
Әмма вирус кизүе чыннан да Ухань шәһәрендә башланды. Вирус белән кыргый хайваннар арасындагы үзара бәйләнеш бар. Коронавирус, Кытай хакимияте версиясе буенча, чыннан да диңгез продуктлары базарында барлыкка килгән, анда кыргый хайваннарны сатканнар, аларны пешергәннәр һәм ашаганнар. Мондый базарлар бөтен Кытайда бар һәм, эпидемиологлар раславынча, алар бик куркыныч.