+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 гыйнвар 2020, 13:50

Инсультны җиңгән йомырка

Инсультның үлемечле чир икәнен күпләр белә. Нәкъ менә аның аркасында дөньяда миллионлаган кеше вакытыннан алда вафат була.

Инсультны булдырмас өчен табиблар кан басымын тиешле дәрәҗәдә саклауны төп таләп итеп куя. Бу юнәлештә чикләүләр дә күп, атап әйткәндә, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә киңәш ителә. Дөрес туклану - шулай ук инсультка каршы көрәшнең төп таләбе.

Инсультны кисәтүдә гади тавык йомыркасының зур мөмкинлекләре күптән билгеле. Моны соңгы 9 ел дәвамында алып барылган тикшеренүләр дә раслый. Ярты миллионга якын пациентның сәламәтлеген күзәтүчеләр көненә ким дигәндә бер йомырка ашаучыларда йөрәк авыруларының - 11 процентка, инсультның 26 процентка кимрәк булуын терки.

Белгечләр моны йомырканың организмнан “начар” холестеринны чыгаруга сәләтлелеге белән аңлата. Йомырка, шулай ук, аксымга бай, ә ул шикәр дәрәҗәсен киметүгә булышлык итә. Шуңа да инсультның йомыркадан куркуына аптырыйсы түгел.

Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас