+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 гыйнвар 2020, 11:05

Коронавирус җиләк-җимеш, посылка аша йогарга мөмкинме?

Зур тизлек белән дөньяда куркыныч коронавирус тарала. Бу авырудан бүгенге көнгә 140 кеше вафат булган, 7 меңгә якын кеше авырый. Ике атна эчендә вирус турында күп кенә мифлар туды.

Зур тизлек белән дөньяда куркыныч коронавирус тарала. Бу авырудан бүгенге көнгә 140 кеше вафат булган, 7 меңләп кеше авырый. Ике атна эчендә вирус турында күп кенә мифлар туды.

Социаль челтәрләрдә: “Банан ашамагыз! Кытайдан китерелгән җиләк-җимешләр аркасында харап булмагыз! Коронавирус йоктырырсыз!” дигән хәбәрләр килә.

Кайбер кешеләр посылка алудан да тыелырга куша. Бу җәһәттән белгечләр шуны ассызыклый: коронавирус һава-тамчы юлы белән кешедән кешегә йога.

"Роспотребнадзор" вәкилләре вирусның җиләк-җимеш, яки посылка аша йогу мөмкинлеген кире кага. Кем белсен инде, барыбер сак булырга кирәк!
Читайте нас