+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 февраль 2020, 16:55

Ашказаны асты бизе борчыймы?

Табиблар ашказаны асты бизендә авыру китереп чыгаручы алты ризыкны атаган.

Табиблар ашказаны асты бизендә авыру китереп чыгаручы алты ризыкны атаган.

Медицина белгечләре ашказаны асты бизенең сәламәтлеген какшата торган алты ризыкны атаган. Бу хакта argumenti.ru к сайты яза.

Бу орган өчен газлы эчемлекләр эчү аеруча куркыныч тудыра. Белгечләр, шулай ук, фастфудтан һәм ярымфабрикатлардан баш тартырга киңәш итә.

Моннан тыш, тәм-томнар, әйтик, шоколад һәм туңдырманы еш ашаучылар куркыныч астында, ул организмга зур зыян китерергә мөмкин.

Тагын бу исемлеккә каһвә дә, шулай ук әче тәмләткечләр дә керә.

Медиклар, шулай ук, ашказаны асты бизе авыруларының алкогольне артык куллану аркасында килеп чыгарга мөмкин булуын искәртә.
Фото: Zen.yandex.com
Читайте нас