Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Иглин үзәк район дәваханәсендәге хәлгә аңлатма бирде. Ул үзенең социаль челтәрдәге битендә әлеге хәлләргә бәя биргән һәм ачыкларга вәгъдә иткән.
"Бүген Иглин дәваханәсендә кесә телефонына төшерелгән видеоязма Интернет челтәренә урнаштырылды. Аларның берсендә пациент идәндәге матрацта ята, икенчесендә аяксыз кеше коридорлар идәне буйлап шуышып йөри. Без, һичшиксез, бу вакыйганы ачыклаячакбыз. Мондый коточкыч хәлгә мин бервакытта да күземне йоммадым һәм йоммаячакмын да. Табиб белән пациентлар арасында мондый хәлләр булырга тиеш түгел", - дип язган ул.
Элегрәк "Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы видеода теркәлгән очраклар буенча хезмәт тикшерүе үткәрә.