Моның турында ул Интернет челтәрендә язган.
Ул Интернет челтәрендә башына таҗ киеп төшкән фоторәсем урнаштырган. Аның астына: "Мин балачактан ук корона-вирус белән чирлим, әмма әле дә исәнмен", - дип шаяртып язган ул.
Әмма аның шаяруын подписчикларының күбесе аңламаган. "Бик кызык, бигрәк тә Төмәндә яшәсәң, килешәм..." дип яза аның подписчиклары.
Аның язмасын хуплаган кешеләр дә табылган. Алар белдерүенчә, киңкүләм мәгълүмат чаралары бу авыру белән кешеләрне куркытырга гына тырыша.
Ксения бу фотоны урнаштырганнан соң социаль челтәрләрдә башларына таҗ кигән башка танылган шәхесләрнең дә фотосурәтләре тарала башлаган.