Башка алкогольле эчемлекләр кебек үк, сыраның да бавырга зур зыян салуы күптән билгеле. Әмма сыра күп тә эчелә бит. Шуңа да, иң беренче чиратта, бавырга тискәре йогынтысы да күбрәк аның.
Сыраны эшкәртү, ягъни организмны чистарту барышында бавыр көчергәнешле эшләргә мәҗбүр. Менә шулай “артык тырышырга” туры килгәч, бавырның үзенең саклану мөмкинлекләре дә азая. Чистартылып бетмәгән алкоголь калдыклары йөрәк тамырларына зыян сала, канны да агулый.
Сыраны еш куллану бавырның зураюына китерә. Монысын инде корсакның кендектән аста үсүеннән чамаларга мөмкин. Нәтиҗәдә, гепатит барлыкка килә, ә ул, ахыр чиктә, бавыр циррозына китерә.
Сыра бавырны кыра, диюләре менә шул була да инде. Шуңа да безнең халыкка ят бу эчемлектән баш тартып, тоныгына күчү отышлы булыр. 100 яшь үрен дә узган мәрхүм Әмир Хәбиб улы шушы кагыйдә буенча яшәде.
Фото Интернет челтәреннән.