+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2020, 08:45

Ришвәтче табибка - 3 миллион сум штраф

Ул берәүне армия хезмәтеннән алып калырга булган. Әлбәттә, бушлай түгел.

Ул берәүне армия хезмәтеннән алып калырга булган. Әлбәттә, бушлай түгел.

Красноярск крае суды 4нче районара клиник дәваханәсенең урология бүлеге мөдиренә армиядә хезмәт итүдән баш тартырга ниятләгән кешегә ялган диагноз куюда гаепләү буенча 3 миллион сум күләмендә штраф билгеләде. Бу хакта Федераль иминлек хезмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, аңа өч ел дәвамында табиблык эшчәнлеге тыела. Табиб И. А. Чеботарев әлеге хөкем карарына ризасызлык белдергән, тик суд хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Федераль иминлек хезмәтеннән белдерүләренчә, табиб призывниктан ялган диагноз өчен 50 мең сум ришвәт алган.

Армиягә бармый калырга булсагыз, йөз тапкыр уйлагыз, егетләр!



Фото: vk.com сайтыннан
Читайте нас