Уфада Русия Президентының кабул итү бүлмәсендә "кайнар элемтә" линиясе оештырылачак.
Төбәк халкы сорауларына Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле җавап бирәчәк.
"Кайнар элемтә" линиясенә телефоннан халыкны дару белән тәэмин итү, өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге башка сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шалтыратулар 7 февральдә 11-13 сәгатьләрдә кабул ителә.
"Кайнар элемтә" телефоннары: 8 (347) 229-74-58, 8 (347) 229-74-76.