Русиядә грипп котыра.
Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краева Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты утырышында белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Элегрәк "Роспотребнадзор" белдергәнчә, бер атна эчендә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны Русиянең 23 субъектында арткан.
Өч яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар авырудан аеруча зыян күрә, дип билгеләп үтелде.
Гриппны кисәтүнең төп ысулы булып вакцинация санала. Бүгенге көнгә Русиядә халыкның 50 проценттан артыгына (74 миллионга якын) прививка ясалган.