Дөнья коронавирус турында шаулый, ә бездә гадәти грипп һәм ОРВИ таралган чор. Мәгълүмат чараларыннан күренүенчә, кайбер төбәкләрдә медицина битлекләренә хаклар 35 тапкырга кадәр арткан! Бездә хәл ничек?
– Бездә хәл тыныч. Битлекләр дефицитка әйләнмәде, даруханәләрдә бар. Без эре даруханә челтәрләре директорлары белән сөйләштек, битлек хаклары - 3,8 сумнан 8 сумга кадәр. Хакларның мондый аермасы һәрвакыт булды, шуңа республика гражданнарына борчылырга сәбәп юк, – дип белдерде “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстандагы “Сәламәт киләчәк” проектының җәмәгать советы рәисе, республика парламенты депутаты Римма Үтәшева.
Күптән түгел “Бердәм Русия”нең Хокук яклау үзәге Монополиягә каршы федераль хезмәткә һәм Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына даруханәләрдә медицина битлекләре булмавын һәм аларга хак күтәрелү фактын тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.
Хөкүмәт вице-премьеры Татьяна Голикова даруханәләрнең һәм фармкомпанияләрнең коронавирус белән бәйле хәлне үз мәнфәгатьләрендә файдаланып, хакларны күтәрергә тиеш түгеллеген ассызыклады.