Акбурга тартылу күп вакыт йөкле хатын-кызлар, балалар һәм яшүсмерләрдә күзәтелә, ул организмга кальций һәм Д витамины җитмәү белән бәйле.
Бик нык акбур ашыйсы килгәндә рационга балык, сөт ризыклары кертегез. Әмма анемия, калкансыман биз эшчәнлегендәге тайпылышлардан да акбурга тартылу була ала.
Акбур 98 процентка кальций карбонатыннан тора, составына магний карбонаты, металл оксидлары керә. Ул канда тимер микъдарын күтәрми, анемиядән җәфаланучыга файдасы юк. Мәктәптәге акбурга, нык булсын өчен, гипс, җилем кушалар, төзелеш акбурында да зыянлы катнашмалар күп.
Табигый акбур табуы авырга төшсә, даруханәдән кальций глюконаты яисә кальцийлы препаратлар алырга мөмкин.