+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 февраль 2020, 08:10

ФАПлар “ап!” дигәнгә генә төзелми

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары республикада ничек тормышка ашырыла?

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары республикада ничек тормышка ашырыла?

Былтыр “Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә бердәм санлы контур булдыру” төбәк проекты кысаларында республиканың 132 медицина оешмасы 4001 берәмлек компьютер алды, шуның 345е – ашыгыч ярдәм бригадалары өчен планшетлар.

Компьютерлар медицина хезмәткәрләренең хезмәт урыннарына урнаштырылды һәм “Республика медицина мәгълүмат-аналитика системасы”на тоташтырылды. Бу система пациентларның электрон медицина картасын алып баруны, телемедицина кон-суль­тацияләре үткәрүне, санитар транспортны автоматлаштырылган диспетчерлауны, тикшерү нәтиҗәләрен электрон рәвештә формалаштыруны, алуны һәм тапшыруны тәэмин итә.
“Сәламәтлек саклау” гомум­дәүләт проекты кысаларында Белорет үзәк район дәваха-нәсе базасында, “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк проектына ярашлы, Төбәк кан тамырлары үзәге үз эшен башлады. Хәзер республиканың ерак районнарындагы пациентлар – Белорет, Әбҗәлил, Бөрҗән, Учалы районнары һәм Межгорье кешеләренең дә югары квалификацияле медицина ярдә­ме алу мөмкинлеге бар. Үзәктә елына 600 дәвалау һәм диагностика процедурасы башкарырга исәп тотыла.
Аны ачу тантанасында Сә­ламәтлек саклау министрлы-гы­ның өл­кәннәргә медицина ярдәме оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Галимуллина һәм министрлыкның штаттан тыш белгечләре – кардиолог Ирина Николаева, баш миендәге кан әйләнеше тайпылышында медицина ярдә­мен координацияләү буенча белгеч Ирина Карамова, рентгенэндоваскуляр диагностика буенча белгеч Игорь Бузаев катнаштылар. Үзәкне ачканнан соң “Сәламәтлек саклау” го-мум­дәүләт проекты кысаларында алынган ангиографик комплекста өч операция башкарылды. Республиканың Кар­диология үзәге бел­гечләре биредәге халыкка берничә көн дәвамында ярдәм күрсәтте.
Гомумдәүләт проекты кысаларында үткән елда республика районнарында күп яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды һәм бу эш быел да дәвам итә. Мәсәлән, күптән түгел Бөрҗән районында заманча модульле ике фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Яңа ФАПлар барлык таләпләргә җавап бирә, кирәкле мебель һәм җи­һазлар белән тәэмин ителгән. Бу авыл кешеләренә беренчел медицина ярдәменең сыйфатын арттыра, медицина хез-мәт­кәрләренә эш шартларын яхшыртырга ярдәм итә. Хәзер Нәби һәм Явымбай авыллары кешеләренең медицина ярдә-мен уңайлы һәм санитар нормаларга туры килгән шартлар­да алу мөмкинлеге бар. Элекке ФАПларның биналары сусыз, канализациясез һәм мич ягып җылытыла иде. Яңа фельдшер-акушерлык пункт­ларында 900гә якын кеше хез-мәтләндереләчәк, шул исәптән 268 бала.
Гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоселектр киңәшмәсе дә үтте.
Министр урынбасары Динара Еникеева белдерүенчә, “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасы үсеше” проекты буенча үткән елда билгеләнгән күрсәткеч­ләргә ирешелгән.
– Быел искергән модульле 72 ФАПны алыштырырга кирәк булачак. Шуларның 57­сенә акча бюджет исәбеннән бүленгән, 15енә – республика бюджетыннан. Былтыр Республика максатлы инвестицион программасы исәбенә төзелә башлаган 13 ФАПны файдалануга тапшыру бурычы тора, – диде ул. Динара Еникеева медицина оешмалары җитәкчеләренә ел ахырына кадәр барлык балалар поликлиникалары “сакчыл” һәм балалар өчен уңайлыга әйлә-нергә тиешлеген искә төшер-де.
Быел “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында төбәктәге кан тамырлары һәм беренчел кан тамырлары үзәкләрен, “Онкология авырулары белән көрәш” проекты буенча онкодиспансерны һәм дүрт амбулатор онкология үзәген заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү дәвам итә­чәк.
4нче, 5нче балалар поликлиникаларында һәм Сибай­ның үзәк шәһәр дәваханәсендә капиталь ремонт планлаштырыла.
Моннан тыш, киңәшмәдә “Сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру” проектын тормышка ашыру барышы һәм башка мөһим мәсьә­­­ләләр тикшерелде.

Ләйсән Якупова.
Читайте нас