+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 февраль 2020, 09:36

Нефтекамада нинди вирус?

Шәһәрдә берничә мәктәп карантинга ябылды.

Атна эчендә салкын тиеп чирләүчеләрнең саны артты. Чир балалар арасында да, өлкәннәр арасында да тарала.

- Грипп яисә башка вируслы авырулардан саклану ниятеннән шәһәрдә балаларнын авыруы буенча иң күп процент күзәтелгән мәктәпләрне карантинга ябу турында карар кабул ителде. Эшчәнлеген дәвам итүче уку йортларындагы хәл һәрдаим контроль астында, - ди "Роспотребнодзор"ның Башкортстан буенча идарәсенең Нефтекама территориаль бүлеге начальнигы Лариса Мусина.

Укучылар көтмәгәндә килеп чыккан "өстәмә каникул"га шат, әмма хәл катлаулы булып кала. Табиблар кеше күп җыелган урыннарда булмаска, чирләгән очракта кичекмәстән табибка күренергә киңәш итә.
Гөлнара Гыйлемханова.
Читайте нас