+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 февраль 2020, 13:15

Яман шешне җиңүгә – тагын бер адым

Галимнәр яман шеш күзәнәкләрен тирәнтен өйрәнгән һәм аны дәвалауда революция вәгъдә итәләр.

Халыкара галимнәр командасы беренче тапкыр яман шеш күзәнәкләренең 38 төренең генетик мәгълүматларын тулысынча өйрәнде. Бу эзләнүләр 10 елдан артык вакыт алды. Эштә 37 илдән 1300 генетик катнашты, ә аның нәтиҗәләре пәнҗешәмбе көнне берьюлы ике дистә фәнни журналда басылып чыкты.

Теләсә нинди яман шешнең сәбәбе – ДНКдагы мутацияләр. Әмма галимнәргә яман шеш барлыкка килүгә китерә торган генетик кодның нәкъ менә кайда һәм ни өчен "ватылуы" турында әлегә кадәр аз билгеле иде.

Галимнәр яман шешнең 38 төреннән интеккән 2800 пациентны тикшергән. Нәтиҗәдә, берничә дистә ачыш ясалган. Алар яман шешне тулысынча җиңәргә ярдәм итә алмаса да, аны дәвалауда шактый зур ярдәм күрсәтәчәк.
Фото: bbc.com сайтыннан
Читайте нас