+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 февраль 2020, 15:20

"Безгә якын килмәгез!..."

Уфа дәваханәләренең берсендә гаҗәеп хәл булган. Табиблар, Пекиннан Уфага кайтып, табиб янына килгән кешедән икенче бүлмәгә кереп качкан. Алар коронавирус йогуыннан курыккан.

Уфа дәваханәләренең берсендә гаҗәеп хәл булган. Табиблар, Пекиннан Уфага кайтып, табиб янына килгән кешедән икенче бүлмәгә кереп качкан. Алар коронавирус йогуыннан курыккан.

Кытайдан Уфага кайткач, егет хәлсезлек сизгән. Әмма урындагы дәваханәнең табибына эләгә алмаган. 4нче йогышлы дәваханәнең хезмәткәрләре, егетнең Кытайдан кайтканын белгәч, икенче бүлмәгә кереп качкан.

Ир-егет Кытайда 8 ай дәвамында булган. Табиблар аның белән бикле ишекләр аша аралашкан һәм арытаба дәваханәнең арткы ишегеннән чыгарып җибәргән.

Дәваханә җитәкчелеге һәм төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы әлегә бу хәлгә карата бернинди комментарий да бирми.
Фото: bash.news сайтыннан
Читайте нас