+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 февраль 2020, 14:30

Табибларның да гаебе зур

Күптән түгел Русия сәламәтлек саклау министры вазыйфасына билгеләнгән Михаил Мурашко табиблар эшчәнлегенә бәйле хаталар аркасында үлем очраклары турында шаккатмалы мәгълүматлар китерде.

Министр әйтүенчә, һәр елны табиблар гаебе илдә 70 меңгә якын кеше сәламәтлегендә чагылыш таба. Үлемечле очракларның күпчелеге табиблар юл куйган һөнәри хаталарга бәйле. Русиянең баш табибы бу кешеләрнең гомерен саклап калу мөмкинлеге турында да белдерде.

Бу уңайдан Михаил Мурашко анык мисаллар китерде, дип хәбәр итә “Интерфакс” агентлыгы. Атап әйткәндә, лидокаинны саксыз куллану нәтиҗәсендә генә дә ил буенча үлүчеләр саны зур. Моннан тыш, медицина каталкаларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә дә дәваханәләрдә үлем очраклары саны арткан.

Гомумән, хәзер илдә медицина ярдәме күрсәтүнең хәвефсезлеге турында ныклап уйланырга вакыт җитте. Табибларга карата кузгатылган җинаять эшләре артуы да шул хакта сөйли.



Фото: kstati.news
Читайте нас