Дүләнә үләне һәм җимеше йөрәк мускулларының тонусын күтәрүе һәм тамырларда кан әйләнешен көчәйтүе белән билгеле.
Аның тигез микъдардагы чәчәк һәм җимешләренең 3 кашык катнашмасын 1 литр кайнар суга салып, ким дигәндә 2 сәгать төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала, яки ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, бер стакан эчәләр.
Бөтнектәге ментол авыртуны басу, спазмнарны бетерү, коронар тамырларны киңәйтү, йогышсызландыру үзлекләренә ия. Бер кашык бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтеп, сөзәләр. Ач карынга, иртәнге ашка ярты сәгать кала эчү киңәш ителә.
Мелисса үләне тынычландыра, йөрәк кыскарулары ритмын җайга сала, мускулларын ныгыта.
Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтүче буларак билгеле. Ул кан басымын төшерә, стенокардияне дәвалый.
Йөрәк чирлеләр әлеге үләннәрне алдан әзерләп куючан, алар аптекада да бар. Кулланыр алдыннан табиблар белән киңәшләшегез.
Фото: pixabay.com