Җиде ел элек Русланның башында яман шеш авыруы табыла. Шунда беренче тапкыр баш сөяге трепанациясе ясала. Ел дәвамында ир тернәкләнә, әмма сул аягының хәрәкәтләнүе чикләнә.
2018 елда ир янә аңын югалтып егыла. Дәваханәдә аның тагын баш сөяге зарарлануын белдерәләр һәм кабаттан трепанация ясыйлар, баш сөягенең бер өлешен алып, пластинка куялар.
Иргә аягында йөрү әле дә авыр. Әмма ул һаман да үзенең эшкә яраксыз булуын исбатлый алмаган.