+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2020, 07:31

Битлек коронавирустан сакламыймы?

Соңгы арада коронавирус дигән афәт белән яшен-картын куркытып бетерделәр. Шул аркада медицина битлекләрен кыйммәтләтеп сатып, аптекалар өстәмә акча да эшләп алды. Тик менә, медицина битлекләре коронавирустан тулысынча сакламый, диләр.

Соңгы арада коронавирус дигән афәт белән яшен-картын куркытып бетерделәр. Шул аркада медицина битлекләрен кыйммәтләтеп сатып, аптекалар өстәмә акча да эшләп алды. Тик менә, медицина битлекләре коронавирустан тулысынча сакламый, диләр.

Бу фикерне табиб-психиатр Борис Менделевич әйткән.
«Медицина битлекләре – саклануның шактый нәтиҗәле чарасы, ләкин коронавирус белән бәйле очракта алар 100 процентлы гарантия булмаячак. Шулай ук битлекләрне сәламәт кешеләр түгел, ә авырулар киеп йөргәндә күпкә нәтиҗәлерәк булачагын аңларга кирәк. Бу чирне таратмаска мөмкинлек бирә», — дип уртаклашкан ул.

Гриппка, ОРВИ һәм һава-тамчы юлы белән йога торган башка авырулардан саклану өчен кеше күп җыелган урыннарда битлек кияргә генә түгел, гигиена кагыйдәләрен җентекләп үтәргә, авырулар белән элемтә вакытын кыскартырга, биналарны ешрак җилләтергә дә кирәк.

«Битлекләрне киеп йөрү кагыйдәләрен үтәү бик мөһим, аерым алганда, битлекне тыгыз итеп кияргә, аңа кул белән кагылмаска, кулланыла торган битлек юешләнсә яисә дымланса, яңа чиста, коры битлеккә алыштырырга кирәк», — дип киңәш иткән белгеч "Ватаным Татарстан" гәзитендә.

Дәваханәдә, яки урамда битлекне дөрес кимәгән кешеләр күп очрый: алар битлек белән авызын гына каплап куйган, ә бу һич дөрес түгел, битлек борынны да каплаган булырга тиеш!
Фото: otvet.mail.ru сайтыннан
Читайте нас