Уфа янындагы “Родник здоровья” шифаханәсе вакытлыча обсерватор дип аталачак. Карантинга кешеләрне бирегә урнаштырулары турындагы хәбәр якындагы Нижегородка поселогы кешеләрен хафага салган.
Халык, шифаханә капкасы янына җыелып, бирегә коронавирус йоктыручыларны урнаштыруларына каршы булуын белдерде. Ләкин Башкортстанда әлегә бер коронавирус йоктыру очрагы да теркәлмәгән! Шифаханә хуҗасы Римма Еникеева сүзләренчә, бу -- хәвеф була калган очракка әзерлек чаралары гына.
- Бу урын аэропортка якын булганга сайланды. Торак кварталлардан бер читтә булуы да мөһим. Авыручылар була калса да, аларны бирегә урнаштырмаячаклар. Андыйларны 4нче дәваханәдә дәвалыйлар. Бирегә безгә Кытайдагы коронавируслы инфекция зонасыннан кайтырга мөмкин кешеләр генә урнаштырылачак һәм 14 көн табиблар күзәтүе астында булачак. Соңыннан алар өйләренә озатылачак. Бу республикага коронавирусның керү һәм таралу мөмкинлеге булмасын өчен эшләнә, -- дип аңлата республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов.
Белгечләр әйтүенчә, кешеләрнең бернинди зарарлану хәвефе дә юк. Шифаханәгә керү катгый чикләнгән булачак, тәүлек әйләнәсенә медицина күзәтүе постлары эшләячәк.