Төбәкләрдә Кытай Халык Республикасы гражданнары өчен вакытлыча учреждениеләр оештырылган.
Вируслы авыру билгеләре күзәтелгәннәр медицина учреждениеләренә озатыла. Ә обсерватор – сәламәтләр өчен. Алар анда инкубацион чор (14 көн) үткәнче күзәтү астында яши.
Федераль обсерватор да ачылган. Русиягә Кытайдан кайтучы барлык гражданнарны шунда озаталар. Федераль обсерватор тулса гына аларны төбәкләргә җибәрәчәкләр.
Шуңа “Родник здоровья” профилакторие әлегә гадәти режимда эшли. Җитәкчелек монда килүчеләр белән аз вакытлы килешү төзи, пациентлар көндезге процедураларга килә, 1-2 көнлек юлламалар ала.