+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2020, 13:30

Зарарлы газлар гомерне кыскарта

Галимнәр шундый нәтиҗә ясаган.

Галимнәр шундый нәтиҗә ясаган.

Җирнең озон катламы кимү турында ишеткәнебез бар. Билгеле булуынча, озон катламы (Җир өстеннән 20-30 чакрым биеклектә) планетадагы тереклекне кояш радиациясеннән саклый. Ә менә озон катламына кадәрге аралыкта туплана торган зарарлы газларның (сәнәгать предприятиеләре, транспорт газлары) үлемечле тәэсире хакында бик сөйләп бармыйлар.

The BMJ журналы язганча, һавада агулы матдәләрнең нормадан артык җыелуы аеруча зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең гомерен кыскарта икән. Галимнәр, егерме илдә 45 165 171 кешенең үлеме сәбәпләрен анализлаганнан соң, һавадагы агулы матдәләр бер кубик метрга нормадагыдан 0,01 миллиграммга артса, үлемечле очракларның 18 процентка үсүен ачыклаган.

Мәсәлән, экологик нормалар төрле илдә төрлечә. Европада һавада бу агулы матдәләр микъдары бер кубик метрга 0,12 миллиграммнан артырга тиеш түгел. Русиядә бу норма 0,16 миллиграмм тәшкил итә. Сәнәгать предприятиеләре актив эшләгән һәм транспорт күп йөргән шәһәрләрдә микъдар берничә тапкырга артырга мөмкин.



фото: Еconet.ru
Читайте нас